Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Президенты Татарстан шәһәрләрен комплекслы үстерү буенча план төзергә кушты

Бу система буенча «Кайда яшим, шунда эшлим» принцибы буенча яңа эш урыннары барлыкка киләчәк.

Татарстан Хөкүмәтенә, муниципаль берәмлекләр советы белән берлектә, территориаль планлаштыруның бердәм һәм агломерация документларын әзерләүне тәэмин итәргә, шулай ук территорияне комплекслы үстерү белән идарә итүнең нәтиҗәле механизмын эшләргә кирәк.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында билгеләп үткәнчә, «Кайда яшим, шунда эшлим» принцибы буенча яңа эш урыннары барлыкка киләчәк, шул исәптән сәнәгать мәйданчыклары оештыру да. Комплекслы үсеш буенча мондый бурыч кече шәһәрләргә һәм авыл җирлекләренә кагыла.
Татарстан үз алдына «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру бурычын куя. Шуңа бәйле рәвештә, эш комплекслы рәвештә башкарылырга тиеш: торак төзелешеннән тыш, башка мөһим объектлар да төзелергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев