Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" МИЗында тимер юл инфраструктурасын үстерү буенча киңәшмә үткәрде

Бүген "Алабуга" МИЗында тимер юл инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.

Киңәшмәдә Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, Куйбышев тимер юлы җитәкчесе Шәвкат Шәйдуллин, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, предприятие җитәкчеләре һәм "Алабуга" МИЗы резидентлары катнашты.

- "Алабуга" зонасы резидентлары саны 120гә кадәр артырга тиеш. Күрше шәһәрләрдә "Аммоний", "Танеко" заводлары төзелә. Димәк, тимер юл буенча йөк ташу да бермә-бер артырга тиеш, - диде ТР Президенты Р.Миңнеханов.

"Алабуга" җитәкчелеге фаразлары буенча, 2014 елда утызга якын резидент-компания тимер юл аша 604 мең тонна йөк китерәчәк. 2020 елда исә 120 резидентка бу сан 2,4 миллион тонна яки 120 мең вагон тәшкил итәчәк. Әлегә тимер юл хезмәтләре белән ике резидент "Форд Соллерс" һәм "Роквулл" файдалана. Бу турыда "Алабуга" зонасы генераль директоры Тимур Шаһивәлиев сөйләде.

- Рәсәй тимер юл предприятиесе тарафыннан Кама буе регионының транспорт инфраструктурасын үстерү проекты эшләнде, - диде Куйбышев тимер юлы җитәкчесе Шәвкат Шәйдуллин, - Ул үз эченә яңа юл төзелешен, локомотивларның яңа төренә күчүне кертә. "Тихоново" станциясенә аерым игътибар биреләчәк: биредә сортировка өчен биш юл һәм "Тракторная" станциясенә кадәр яңа тармак төзеләчәк, - дип дәвам итте җитәкче.

Тиздән биредә тимер юл инфраструктурасын үстерү белән ныклап шөгыльләнүче эш төркеме булдырылачак. Аның составына Рәсәй тимер юллары вәкилләре, республика җитәкчелеге керәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев