Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Роспотребнадзоры яңа ел корпоративларын эш урынында үткәрүне тыйды

Чара бары тик кафе яки ресторанда оештырылырга мөмкин. 

Татарстанда яңа ел корпоративларын эш урыннарында үткәрүне тыйдылар. Бу хакта мәгълүматны ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте. 

Җитәкче сүзләренчә, корпоративларны җәмәгать туклануы предприятиеләрендә генә үткәрергә ярый. Моннан тыш, залның кеше белән 70 процентка гына тулы булырга яраганлыгын истә тоту зарур. Шулай ук, персонал битлек һәм перчаткалардан хезмәт күрсәтергә тиеш. 

«Кафе яки ресторанда банкет бер компания өчен генә оештырыла. Башка кешеләр булырга тиеш түгел», — дип өстәде Патяшина. 

Шулай ук җитәкче әйтүенчә, 65 яшьтән өлкәнрәк татарстанлыларга коропоративлардан баш тарту яхшы булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев