Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Сайлау комиссиясе хезмәткәрләре Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү алдыннан укулар узган

Татарстан сайлау системасының 21 меңнән артык вәкиле һөнәри квалификацияләрен күтәргән.

Татарстан сайлау комиссияләренең барлык хезмәткәрләре дә Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү алдыннан мобиль кушымта ярдәмендә укулар узган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

“Татарстан сайлаучысы” мобиль кушымтасы өйрәтү материалларын, видеороликларны, методик кулланмаларны һәм белешмәлекләрне үз эченә ала. Сайлауларны оештыруда катнашкан һәр кеше үзенә уңайлы вакытта шөгыльләнә ала. Система кулланучының тест нәтиҗәләрен анализлый һәм анализ нәтиҗәләре буенча аның шәхси кабинетына белемнәрне ныгыту өчен материал җибәрә.

Татарстан сайлау системасының 21 меңнән артык вәкиле һөнәри квалификацияләрен күтәргән. Бу – Россия Конституциясенә төзәтмәләр, ТР Президентын һәм җирле Совет депутатларын сайлау, шулай ук Россия Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлаулар буенча гомумроссия тавыш бирү көнен үткәрүдә катнашачак комиссияләрнең тулы составы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев