Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге «кирәк була калса» дип кенә килгән

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында бу күрсәткеч анализланачак.

7нче шәһәр хастаханәсе һәм ДРКБ кабул итү бүлмәләренә мөрәҗәгатьләрнең якынча 90 проценты «кирәк була калса» дип кенә килүчеләр, әлегә поликлиникалар план буенча кабул итү өчен ябык иде. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков туры эфирда хәбәр итте. 
Ул билгеләп үткәнчә, элек бу учреждениеләрнең кабул итү бүлмәләренә тәүлегенә 350гә якын мөрәҗәгать килгән. Аларның яртысы диярлек госпитализациядән баш тарткан. 
«Бу чорда кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгатьләрнең 80-90 проценты кирәк була калса дип кенә булды», — ди ТР Сәламәтлек саклау министры. Бу мәгълүматлар Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан анализланачак. 
Шулай ук Марат Садыйков хәбәр иткәнчә, безнең республикада коронавирус аркасында үлүчеләр саны артмаган. Үлемнәрнең төп сәбәпләре — йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм онкология.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев