Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР төбәк белән идарә итү үзәге гражданнар һәм хакимият арасындагы интернет-хезмәттәшлекнең иң яхшы тәҗрибәсен берләштерәчәк

Хәзерге вакытта җаваплы затлар билгеләнде һәм үзара хезмәттәшлек схемалары эшләнде.

Татарстан Республикасы төбәк белән идарә итү үзәгенең проект офисы Интернетта хакимият органнарының халык белән хезмәттәшлек итүнең иң яхшы тәҗрибәләрен гомумиләштереп гамәлгә ашырачак.

Хәзерге вакытта җаваплы затлар билгеләнде һәм ведомстволар, хакимият органнары һәм закон чыгару органнары арасында үзара хезмәттәшлек схемалары эшләнде. 

ТР төбәк белән идарә итү үзәгенең проект офисы рәисе, ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сөйләвенчә, Татарстанда халык белән элемтәнең берничә системасы эшли. Хәзер исә аларны бер платформага берләштерергә вакыт җитте. 

«ТР төбәк белән идарә итү үзәгенең проект офисы Татарстан һәм Россия дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының халык белән эшләү тәҗрибәсен, шулай ук башка төбәкләрдә әлеге үзәкләр эшен анализлаячак һәм гомумиләштерәчәк, иң яхшы тәҗрибәләрне сайлап аларны республикада гамәлгә кертү белән шөгыльләнәчәк», — дип хәбәр итте ул. 

Шулай итеп, ТРда «Халык контроле», «Инцидент Менеджмент», «Ачык шәһәр» системалары эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев