Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов котлый

Хөрмәтле коллегалар, Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезнең һөнәри бәйрәмегез белән иң җылы котлауларны кабул итегез! Сез икътисад өчен дә, һәр кешенең көндәлек тормышы өчен дә мөһим булган уникаль тармакта эшлисез. Сезнең намуслы хезмәтегез һәм югары шәхси җаваплылыгыгыз нәтиҗәсендә кешеләрнең уңайлы тормышы тәэмин ителә, дәүләт иминлеге нигезе булдырыла. Сезнең эш нәтиҗәләрен республиканың һәр кешесе һәм кунагы күрә. Һәм без барыбыз да сезгә авыр, ләкин шундый кирәкле хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз өчен рәхмәт белдерәбез. Әлеге тармак ветераннарына аерым рәхмәтемне белдерәм. Сезнең тәҗрибәгез һәм эшегезгә бирелгәнлегегез яшь белгечләр өчен яхшы үрнәк булып тора. Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән, сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! Һәм, әлбәттә инде, – җылылык һәм яктылык!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев