Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы урманнарны саклау һәм урман комплексын цифрлаштыру турында сөйләячәк

#Татарстан-Онлайн программасының чираттагы чыгарылышы 24 мартта булачак. 

Урманнарны саклау һәм торгызу, урман комплексын цифрлаштыру өчен Татарстанда күрелә торган чаралар турында ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сөйләячәк. #Татарстан-Онлайн программасының туры эфиры 24 мартта 10.00 сәгатьтә була.

Шулай ук министр тамашачыларның иң киң таралган сорауларына онлайн җавап бирәчәк. Башка сорауларга җавапларны ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре эфирдан соң бирәчәк.

Трансляция «Одноклассники», «ВКонтакте» һәм YouTube социаль челтәрләрендә узачак.

«#Татарстан онлайн программасы Татарстан Республикасының рәсми берләшмәләрендә 2020 елның апреленнән чыга. Әлеге проект кысаларында Татарстанлылар актуаль темалар буенча студия кунакларына онлайн режимда үз сорауларын бирә ала», — дип хәбәр иттеләр оештыручылар.

Эфирлар башланганнан бирле студиядә 20дән артык министр һәм Татарстан ведомстволары җитәкчеләре булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев