Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Үзәк сайлау комиссиясе: сайлау узышында катнашучылар билгеле

2021 ел сайлау кампаниясенең мөһим этабы — кандидатларны теркәү процессы тәмамланды.

Россия Үзәк сайлау комиссиясе сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда кандидатларның федераль исемлекләрен теркәде. Федераль округ буенча Дәүләт Думасы депутатлары мандатына 14 сәяси партия дәгъва кыла, алар Россия буенча 3 909 кандидат, шул исәптән Татарстан буенча төбәк төркемнәрендә 112 кеше. 

Татарстанда теркәлгән кандидатлар саны буенча Үзәк округ — иң конкурентлы округ. Биредә бер мандатка 10 кандидат дәгъва кыла. Аннан соң Мәскәү, Идел буе һәм Әлмәт округлары бара — 9ар кандидат. Түбән Кама һәм Яр Чаллы — 8 кандидат.

Татарстанда бер мандатлы округлар буенча күрсәтелгән кандидатның уртача яше — 45 яшь тәшкил итә. Кандидатлар арасында ир-атлар 85% (45 кеше), хатын-кызлар — 15% (8 кеше).

Тавыш бирү көннәрендә республикада җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау узачак. 226 вакантлы мандатка әлегә 628 кеше дәгъва кыла. Документларны 782 кеше тәкъдим итте, калган кандидатлар буенча теркәлү яисә теркәлүдән баш тарту турында карарлар 18 августтан да соңга калмыйча кабул ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев