Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Туңасызмы? Тиздән сездә дә җылы булачак

17 сентябрьдән шәһәрдә жылылык сезоны башланды. Беренче чиратта балалар бакчасы, мәктәп һәм хастаханә торбалары җылыначак.

Алабуга җылылык челтәрләре генераль директоры вазифаларын башкаручы Александр Немоляев әйтүенчә, йортларга һәм предприятиеләргә җылы бирү графигы төзелгән, тик элеватор узеллары урнаштыру эшләрен тәмамларга кирәк булганга, 13 нче һәм 18 нче балалар бакчаларына әлегә җылылык бирү кичектерелеп торачак.

Һава температурасы + 8гә кадәр төшкән очракта, ПТС җылы бирергә әзер.

Объектларны җылылык сезонына кабул итү эшләре дәвам итә. Хәзерге вакытка 35 объектка 16 әзерлек акты бирелгән. Идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре тарафыннан юдыру һәм опрессовкага 232 йортның 231е тәкъдим ителгән. Яшьләр урамындагы 22 нче йортта гына, капиталь ремонт бару сәбәпле, бу эшләр әлегә башкарылмаган.

Индивидуаль җылыту пунктларын урнаштыру буенча эшләр дәвам итә. Шул сәбәпле өч йорт моңа кадәр кайнар сусыз яшәргә мәҗбүр.

ИТПларны контейнерларга урнаштыру эшләре бара, җылыту пунктларын кабул иткәндә ачыкланган җитешсезлекләр бетерелә.

Кулланылган газ өчен булган бурыч 39,7 миллион сум тәшкил итә. Җылылык челтәрләре предприятиесе бинасында кайнар су һәм җылылык өчен түләүләрне кабул итә торган касса эшли, дип тагын бер кат искә төшерде Александр Немоляев. Түләүләр пеня һәм комиссиясез алына. Касса ачылганнан бирле монда халыктан 1 миллион 218 мең сум акча кабул ителгән.

Алсу НИЗАМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев