Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Турайдагы водозаборны төзекләндерәчәкләр

Су белән тәэмин итү челтәрләрен тулысынча алыштыру өчен республика 10 миллион сум акча бүлеп бирде.

Премьер-министр Илдар Халиков Татарстан Министрлар Кабинетының Турай янәшәсендәге су белән тәэмин итү челтәрләрен торгызуга акча бирү турындагы карарын имзалады.

Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе Илмир Камалетдинов әйтүенчә, район өчен бу әһәмиятле яңалык, чөнки төзекләндерү эшләре быелның язында булган гадәттән тыш хәлләрнең кабатлануына юл куймаячак.

"Водоканал" җитәкчесе Александр Немоляев хәбәр итүенчә, кирәкле сумманың күләме төзелгән сметага карап җибәрелгән. Хәзерге вакытта акчаларны предприятие исәбенә күчерергә әзерләнәләр.

Су белән тәэмин итүче яңа челтәр системасы, киләчәктә аерым участокларны ремонтлаганда күрше һәм тулаем барлык челтәрләргә кагылмыйча гына төзекләндерү мөмкинлеге бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев