Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Уңай нәтиҗә

Алабуга политехника көллияте Татарстанның 64 көллияте арасында алтынчы урын били.

Рейтинг республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2016-2017 уку елы йомгаклары буенча төзелгән. Бу турыда "эшлекле сишәмбе"дә көллият директоры Светлана Соколова хәбәр итте.

Көллияттә һөнәри белем бирүнең дәрәҗәсе турында WorldSkills конкурсларында катнашу нәтиҗәләре дә күрсәтеп тора. "Татарстан Республикасының яшь һөнәр осталары" төбәк чемпионатында көллият укучылары 1 алтын, 5 көмеш һәм 2 бронза медаль, шулай ук осталык өчен медаль яулаган. Төбәк чемпионатының "Автомобильләрне буяу" юнәлеше буенча җиңүче Дмитрий Белов Идел буе федераль округы чемпионатының сайлау турында катнашкан һәм Милли чемпионатка үткән, анда РФ буенча икенче урын алган. Хәзер ул Россиянең җыелма командасында.

Көллият урта һөнәри белемнең 8 белгечлеге буенча әзерлек алып бара, һөнәри укыту һәм һәм квалификация күтәрүдә 18 программа буенча эшли. Уку йорты төбәктәге ике дистә эре предприятие, шул исәптән "Алабуга" махсус икътисади зонасы резидентлары белән хезмәттәшлек итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев