Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Уңайлыклар җыелмасы яки акчамы?

Инвалид гражданнарга чираттагы тапкыр социаль хезмәтләр җыелмасы яки акчалата компенсация сайлау вакыты килеп җитте.

Шунлыктан табиблар гражданнарны ялгыш сайлаудан кисәтә, чөнки күңелсез мисаллар бик күп. Менә аларның берничәсе.

Шикәр чиреннән интегүче пенсионер хатын - шикәрне киметә торган препаратлар алучы, быел дару белән тәэмин итүдән баш тарткан. Өч ай үткәннән соң, авырлыклар килеп чыккан, шикәр коррекциясе булмау сәбәпле аңа инсулинга күчәргә кушканнар. Пенсионерның инсулинга күчү мөмкинлеге юк, чөнки ул препаратка ай саен 4 мең сум акча таләп ителә.

1964 елда туган онкологик авыру операция, химиотерапия узган, инвалид булып танылган, әмма дару белән тәэмин итүдән баш тарткан. Ахыр чиктә, дүрт ай үткәннән соң, шеш яңадан барлыкка килеп чыгу сәбәпле, аңа химиотерапия курсын кабат үтәргә кирәк була. Льготалардан баш тарту сәбәпле, аңа үз хисабына кабат алты дәвалау курсы үтәргә туры килә (дәвалау схемасына карап 120 меңнән алып 240 мең сумга кадәр).

2 очракта яман шеш белән авыручылар льготалардан баш тарткан - әмма ни кызганыч, алар хәзер ныклы дәвалауга мохтаҗ. Баш тарту сәбәпле, алар үз исәпләреннән дару сатып алырга мәҗбүр (препаратка һәм авыртуны басу нәтиҗәсенә карап аена 2400-4000 мең сум акча таләп ителә).

Гражданнар арасында шундыйлары да бар: алары - үз проблемаларын аңлап, льготалардан баш тартмаучылар.

Б., 2010 елдан инвалид, дару препаратларына кечкенә сумма таләп ителүенә карамастан, льготаны саклаган. Үткән елның ахырында ул тагын икенче бер чир белән авырый башлаган, хәзер ай саен 150 мең сум күләмендә препаратлар белән тәэмин ителә.

Тагын бер шикәр диабетыннан интегүче инвалид ай саен 300-400 сум күләмендә шикәрне киметүче таблетка препаратлары белән тәэмин ителгән булган. Ул быел инфаркт кичергән, шунлыктан хәзер ай саен 1300 сумлык препаратлар ала.

Хәзерге көндә льготаларны сакларгамы, юкмы дип уйлаучыларга зур үтенеч: табиб белән киңәшләшкәннән соң дөрес карарга килергә кирәк, чөнки 2013 елның беренче яртыеллыгы өчен дәвалану чараларына заявка августта төзелә. Һәрхәлдә, социаль яклауга мохтаҗ гражданнар иртәгәге көннәре турында бүген үк кайгыртырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев