Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Укучылар шәһәр урамнарын җыештыра

Алабуга укучылары җәйге каникул вакытында шәһәр урамнарын җыештырачак.

500гә якын кызлар һәм малайлар чүп-чар өчен пакетлар, тырма, себерке һәм лейкалар алып көн саен урам җыештыруга чыга. Укучыларның эш көне сәгать тугызда башлана, билгеләнгән участокны җыештырып бетерү белән өйгә кайтырга мөмкин. Ай ахырында аларның һәрберсе ике мең сум хезмәт хакы алачак.

Укучыларны махсус программа кысаларында эшкә урнаштырдылар. Бу максатларга район башлыгы бер миллион сумм акча бүлеп бирде, моннан тыш укучылар мәшгульлек үзәгеннән пособие да алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев