Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ун көн эчендә ТР таксистларына 1,5 меңнән артык штраф язганнар

Гыйнвар аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре таксистлар гаебе белән аварияләрне киметү өчен профилактик операция үткәрделәр.

Ун көн эчендә ТР таксистларына 1,5 меңнән артык штраф язганнар. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

11 гыйнвардан 20 гыйнварга кадәр Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләре такси йөртүчеләр гаебе белән аварияләрне киметү өчен профилактик операция үткәрде.

Операция вакытында инспекторлар таксистларның кешеләрне ташуга рөхсәте, Россия машина йөртү таныклыгы, юл битләре бармы-юкмы икәнлеген, шулай ук автомобильнең техник торышын тикшерде.

Күрсәтелгән ун көн эчендә 6 меңгә якын җиңел машина такси тикшерелгән, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен таксистларга 1,5 меңнән артык штраф язылган. Моннан тыш, исерек хәлдәге таксист булган 5 очрак, 6сы — машина йөртү хокуклары булмау, шулай ук тиешле рөхсәттән башка пассажирларны йөртү буенча 47 очрак ачыкланган.

Моннан тыш, тикшерелгән 95 машинаның техник яктан төзек булмавы ачыкланган, аларның ундүртенең руль һәм тормозларга бәйле проблемалары булган.
Таксистлар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау эше дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://youtu.be/EKSluWMrU_E