Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

УРАК ӨСТЕНЕҢ КЫЗГАН ЧАГЫ

Районда урак өстен 10 сентябрьгә төгәлләргә планлаштыралар.

Бу турыда "эшлекле сишәмбе"дә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илдус Әхмәтов хәбәр итте. Авыл хуҗалыгында өстен күрсәткеч булып, чәчү мәйданнарын алдагы еллар дәрәҗәсендә саклап тоту тора, шуның өчен быел ашлыкка кукурузны кертеп, 33141 гектар бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар чәчелде. Атна башына бөртеклеләрнең иң зур уңышы: "Нократ таңнары" җәмгыятендә - гектардан 38,9 центнер, "Яшь көч" җәмгыятендә гектардан 38,2 центнер, "Яңа Юраш" ябык акционерлык җәмгыятендә һәм "Алабуга ХПП" ачык акционерлык җәмгыятендә - гектардан 37,2 центнер. Механизатор һөнәренең популярлыгын һәм абруен күтәрү, урып-җыю техникасы паркының нәтиҗәле кулланылышы һәм механизаторларның эшен стимуллаштыру өчен республика Президенты тарафыннан 100әр мең сумлык 200 премия расланган. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "Иң яхшы комбайнчы" дигән конкурс игълан итте. Нәтиҗәдә, иң күп ашлык суктырган 150 механизатор һәм икмәкне җыеп алучы 50 механизаторның һәрберсе 100 мең сум акча алачак.

Безнең районнан әлеге конкурста катнашырга 14 механизатор гариза бирде, аларның 11е суктыруда, 3се икмәкне чабып алуда эшли. Районда шулай ук ашлык жыючы комбайннар һәм үзйөрешле чапкыч механизаторлары арасында конкурс игълан ителде. Механизаторлар эшенең беренче нәтиҗәләре чыгарылган һәм комбайннарның көченнән чыгып, 5 номинация буенча 15 премия бүлеп бирелгән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев