Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ураза 20 июльдә башлана

19 июльдә беренче тәравих намазы (Рамазан аенда ястү намазыннан соң кылына торган намаз) укыла

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Болгарның "Ак мәчет" резиденциясендә мөхтәсибләр, казыйлар, Голәмәләр шурасы әгъзалары, дини уку йортлары җитәкчеләре катнашында пленум утырышы үткәрде.
Җыелышта Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Рамазан аена кагылышлы чыгыш ясады. "19 июльдә тәравих намазы укыйбыз, 20 июльдә уразага керәбез, 30 көн ураза тотабыз һәм 19 августта, Алла боерса, Ураза бәйрәме - гает башлана", - диде ул. Быел фитыр сәдәкасы күләмен 50-300 сум дип, зәкат түләү, ким дигәндә, 130 000 сум байлыгы (бер ел буена тотылмый яткан акчасы) булганнарга тиешле икәнлекне билгеләргә тәкъдим итте.
Шулай ук казый 19 июль көнне яңа ай туганын искә төшерде. Бу көнне кояш кичке сәгать тугыз тулып унбер минутта (21.11) байый һәм беренче тәравих намазы укыла. "Без, казыйлар, беренче тәравих намазын унтугызында сәгать ярым укырга дигән фикердә торабыз. Егерме рәкәгать укыла. 20 июльдә иртәнге сәгать 4 тулып 27 минутта кояш чыга. Сәхәрне 2 сәгать алдан ашап бетерү тиешле", - диде Җәлил хәзрәт Фазлыев. Бу хакта Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев