Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Узган атнада Алабугада 46 юл-транспорт һәлакате теркәлгән

354 йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган.

Узган атнада 354 йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган, аларның 7 се автотранспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен тоткарланган.

46 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, 4 кеше зыян күргән. Шулай ук юл-транспорт һәлакәтләренең берсендә 5 яшьлек бала зыян күргән. Мәрҗани урамындагы 18нче йорт ишегалдында HYUNDAI автомобиле белән идарә иткән 28 яшьлек автоледи йорт ишегалдында бер баланы бәрдерә.

Кыз бала туктап торган автомобиль артыннан юлны йөгереп чыга, ул өлкәннәр күзәтүеннән башка була. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күргән бала Алабуга үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлегенә китерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев