Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Узган атнада Алабугада 55 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

Исерек килеш руль артына утырган өчен алты машина йөртүче тоткарланган.

Узган атнада Алабугада 55 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

307 машина йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган, аларның алтысы исерек килеш руль артына утырган өчен тоткарланган.

1 апрельдә иртәнге 5 сәгать 50 минутта М-7 трассасының 1003нче километрында юл-транспорт һәлакәте була. 1991 елгы машина йөртүче «Renault» автомобиле белән Казан-Уфа юнәлешендә хәрәкәт итә. Арыган шофер руль артында йоклап китә, идарәне югалткан машина юл читендәге киртәгә бәрелә, аннан соң әйләнеп каплана. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүченең кабыргалары сынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев