Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Узган елда Алабуга юлларында 41 кеше һәлак булган

Шуларның өчесе - балалар.

2012 ел Алабуга ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре өчен шактый авыр булды. Аварияләр саны 163кә кадәр кимесә дә, һәлак булучылар саны 2011 ел белән чагыштырганда арткан. Алабуга юлларында 41 кешенең гомере өзелгән, шуларның өчесе - балалар.

Күпчелек очракта аварияләр тизлекне арттыру сәбәпле барлыкка килә. Бу кагыйдәне ел дәвамында 10 мең машина йөртүче бозган. Икенче урында - каршы як полосага чыгу. Мондыйлар 126 кеше булган. Өченче урында - куркынычсызлык каешын эләктермичә йөрүчеләр. Андыйлар узган елда 7 мең кеше теркәлгән. 1,5 мең машина йөртүчегә балаларны махсус утыргычсыз йөрткән өчен штраф билгеләнгән.

Алабуга районында аеруча куркыныч участок булып Мәскәү-Уфа автоюлы, Чаллыдан Алабугага керү урыны, Т.Гыйззәт һәм Төзүчеләр урамнары исәпләнә. Бу урыннарда аварияләр аеруча күп теркәлә, ди Алабуга ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев