Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 йоктыруның 31 яңа очрагы расланган

Авыруларның күбесе Чаллы шәһәрендә теркәлгән.

Татарстанда бер тәүлектә  инфекция йоктыруның 31 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте дип яза "Татар-информ" мәгълүмта агентлыгы.

"Биш кеше хастаханәгә озатылды, 26 кеше өйдә дәвалана", — ди Лилия Галимова.

Аның сүзләренчә, авырып китүчеләр арасында 18 яшькә кадәрге ике кеше, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге биш кеше, 30 яшьтән 50 яшькә кадәрге тугыз кеше теркәлгән. 50 яшьтән 60 яшькә кадәрге тагын җиде кеше авырган, калганнары — алтмыш яшьтән өлкәнрәк.

"Яңа очраклардан өчесе читтән кайтучылар, 28 кеше — авыру белән якын элемтәдә булучылар. Шәһәр буенча Казанда 8 кеше, Чаллыда 17 кешенең коронавирус белән авыруы ачыкланган. Теләче районында ике авыру,  Тукай, Аксубай, Саба һәм Менделеевск районнарында берәр очрак ачыкланган", — дип ачыклык кертә Лилия Галимова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев