Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 75 яңа очрагы ачыкланган

8 очрак читтән кертелгән, 67 очрак — авыручылар белән контактлар.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 75 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә. 

"28 кеше госпитализацияләнгән, 47 кеше өйләрендә дәвалана. Аларда я чирнең җиңел формасы, я авыру симптомсыз уза",  диде ул.

Аның сүзләренчә, 8 очрак читтән кертелгән, 67 очрак  авыручылар белән контактлар.

18 яшькә кадәр авырган 12 кеше исәпләнә, 18-30 – 8, 30-50 23, 50-60  13, 60-70  7 кеше, 70-80  1 кеше, 80-90 яшь аралыгында 4 кеше.

75 очрак түбәндәге шәһәр-районнарда теркәлгән. Казанда – 35, Чаллыда – 4, Аксубай  2, Чүпрәледә  1, Лаешта  11, Питрәчтә  6, Түбән Камада  7, Арча, Баулы, Биектау, Буа, Тәтеш, Әгерҗедә берәр очрак ачыкланган.

22 апрельгә Татарстанда яңа коронавирус йогышы белән авыруның 355 очрагы теркәлгән. Табиблар күзәтүе астында 319 кеше кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев