Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Велоузышчы Илнур Зәкәрин Чаллыда футбол аренасы төзегән һәм турнир оештырган

Zak Аренаның футбол кыры зурлыгы 20 метрга 40 метр.

Татарстанның танылган велоузышчысы Илнур Зәкәрин Чаллыда ябык футбол аренасы төзегән һәм футбол турниры оештырган. Бу турыда мәгълүматны спортчы Инстаграм челтәрендә урнаштырган. Декабрь аенда өлкәннәр өчен мини-футбол буенча зур турнир һәм балалар өчен турнир уздырылачак. 
Спортчы, моннан биш ел элек үзенең бу шәһәрдә спортны популярлаштырырга тырышуы турында әйткәнлеген дә искә төшергән.
Чаллыда ул сирәк була, шуңа күрә барлык оештыру мәсьәләләре белән аның абыйсы Айдар Зәкәрин шөгыльләнгән. Илнур исә күбесенчә проектны финанс яктан тәэмин иткән. 
Zak Аренаның футбол кыры 20 метрга 40 метр зурлыкта. Аңа иң заманча газон түшәлгән. Биредә ел әйләнәсендә тренировкалар, футбол турнирлары һәм дусларча матч үткәрергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев