Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ветераннар гаиләсе – Полянскийларга Казаннан бүләк тапшырдылар

Район башлыгы вазифаларын башкаручы Зөлфия Сөнгатуллина Полянскийлар гаиләсенә республика башкаласыннан истәлекле бүләк тапшырды.

«Сугыш хатын-кыз йөзле түгел» проекты кысаларында «Мәрхәмәт — Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең чираттагы утырышында Алабуга гаиләсенә сервиз тапшырылды. Бу бүләк очраклы түгел, чөнки Владимир Павлович һәм Маргарита Григорьевна — Бөек Ватан сугышында катнашучылар, алар инде 66 ел бергә гомер итә. Алар гомер буе иңне-иңгә куеп, бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр. Маргарита Григорьевна сүзләренә караганда, 66 ел эчендә бер тапкыр да ачуланышмаганнар.
«Сез ничек таныштыгыз соң, үзегез Свердловск өлкәсендә тугансыз, ә Владимир Павлович Үзбәкстанда? Ә сугыштан соң, сез, Маргарита Григорьевна, әле Төрекмәнстанга төзелешкә дә киткәнсез», — дип сорады Зөлфия Сөнгатуллина.
«Владимир Павлович белән без очраклы рәвештә, Үзбәкстанда таныштык. Ул утырып тора иде, ә мин аның янына килеп утырдым. Шулай сөйләшеп киттек тә. Туйларыбыз да булмады, әмма әле дә бергәләп гомер итәбез һәм бер-беребездән башка беркая йөрмибез. Алабугада да без еш кына кулга-кул тотынып йөрдек», — ди ветеран.
Владимир Полянскийны армиягә 1944 елның ноябрендә алалар. Ул Серпухово хәрби авиация белгечләре мәктәбендә укый, аннары 40501нче хәрби частендә авиация механигы булып хезмәт итә. Ә аның тормыш иптәше 2нче Украина фронтының һава күзәтүе, хәбәр итү һәм элемтә гаскәрләренең 5нче аерым хатын-кызлар батальонының күзәтүче-элемтәчесе булып хезмәт иткән. Хезмәте вакытында ул бөтен Украинаны, Кременчугтан алып Молдавия чигенә кадәр уза.
Сүз уңаеннан, Маргарита Полянскаяга 95 яшь. Шактый өлкән яшьтә булуына карамастан, энергиясе ташып тора, Зөлфия Хафиз кызы белән аралашканда да бер генә минут та утырып тормады.
«Иртәдән кичкә кадәр йөрергә, хәрәкәтләнергә кирәк — үзеңне яхшы хис итүнең сере нәкъ шунда», − ди Маргарита Григорьевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев