Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ветеранны юбилее белән котладылар

Озак еллар Алабуга районы Башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшләгән Вера Федоровна Горячкинага 85 яшь тулды.

Вера Федоровнаның балачагы Бөек Ватан сугышының кырыс елларына туры килә. Әтисе беренче көннән алып соңгы көнгә кадәр Бөек Ватан сугышы фронтларында сугыша.

Ветераннар оешмасы, Алабуга муниципаль районы хакимияте вәкилләре Вера Федоровнаны юбилее белән котлады. Алабуга шәһәр Советы исеменнән юбилярны Алабуга шәһәре мэры урынбасары Михаил Рождаев һәм Алабуга шәһәр Советы депутаты Илшат Шәйморатов тәбрикләде. Алар Вера Федоровнага ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан юбилей билгесен тапшырды.

Вера Федоровнаның юбилее Бөек Җиңү алдыннан булганга күрә, “Алабуга инициативасы” иҗтимагый проекты активисты Алена Александровна Чернова тарафыннан, “Россия өмете” Бөтенроссия хатын-кызлар берлеге исеменнән юбилярга “Җиңүнең 75 еллыгы” истәлекле медале һәм “Җиңүнең Зәңгәр яулыгы” символик медале тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев