Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ветеринария продуктларын сату

Алабуганың ваклап сату базарларында ветеринария тикшерүе үтәргә тиешле продукцияне (балык, ит) сатуда ветеринария законнары үтәлеше тикшерелгән.

"Ашамлыкларның сыйфаты һәм куркынычсызлыгы хакында" Федераль Законда язылганча, ашамлыклар сатучы һәм ашамлыкларны ваклап сату өлкәсендә хезмәт күрсәтү буенча эшчәнлек алып баручы шәхси эшмәкәр сатып алучыларга һәм кулланучыларга ашамлык продуктларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, ашамлыкларны әзерләү һәм сатуда норматив документларда күрсәтелгән таләпләрнең үтәлеше турында тулы һәм дөрес мәгълүмәт бирергә тиеш.

Ашамлыкларның сыйфаты һәм куркынычсызлыгы хакында Федераль Законда әйтелгәнчә, сәнәгать җитештерүендә булмаган ашамлыкларны азык-төлек базарларында сату ветеринария-санитария экспертизасы үткәрелгәннән соң гына рөхсәт ителә.

"Ветеринария турында" РФ Законынында күрсәтелгәнчә, ит, ит ашамлыклары һәм башка сугым продуктлары, сөт, сөт ризыклары, йомырка, терлектән алынган башка төрле ашамлыклар, аларның туклану максатында файдалануга ярашлылыгын ачыклау өчен, ветеринария-санитария экспертизасын үтә.

"Ветеринария турында" РФ Законы нигезендә, терлечелек ашамлыклары халык сәламәтлеге өчен куркынычсызлык таләпләренә туры килергә һәм авыру терлекләр булмаган территориядән алынырга тиеш. Терлекчелек ашамлыкларын саклау һәм сатуда ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозган өчен, җаваплылык каралган.

Шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Гөлнар Басыйрова сүзләренә караганда, югарыда әйтеп үтелгән нормаларны бозып, шәхси эшмәкәр С. Мамедовның сәүдә бүлегендә туңдырылган балык, кыздырылган төрле төрдәге балык кисәкләре; тозлы, ысланган, тапалган балык сатыла. Товарны төргәннән соң, атамасы, җитештерүчесе, әзерләнү вакыты, сату вакыты чикләре, саклау шартлары күрсәтелмәгән, бу исә әлеге товарның кайдан чыкканлыгы, сыйфаты һәм куркынычсызлыгы турында документларны анык ачыкларга мөмкинлек бирми. Балык һәм ит ашамлыклары белән сәүдә итүче шәхси эшмәкәрләр Е.Николаева һәм Р.Семенихин тарафыннан шундый ук тәртип бозулар ачыкланган. Әлеге эшмәкәрләргә карата административ хокук бозу турында эш кузгатылган.

Хәзерге вакытта прокуратура тарафыннан билгеләнә торган чаралар карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев