Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Вирусолог коронавирустан үлү сәбәбен аңлатты

Россиядә Covid-19 коронавирусы белән хәлнең начараюы илнең күп кенә кешеләренең пандемиягә карата адекват булмаган мөнәсәбәте, вакцинациянең түбән темплары һәм карантин чараларыннан баш тартуы белән бәйле.

Россиядә Covid-19 коронавирусы белән хәлнең начараюы илнең күп кенә кешеләренең пандемиягә карата адекват булмаган мөнәсәбәте, вакцинациянең түбән темплары һәм карантин чараларыннан баш тарту белән бәйле. Бу хакта вируслы инфекцияләрне профилактикалау һәм дәвалау буенча фәнни-тикшеренү үзәге директоры Георгий Викулов белдерде.

«Хәлнең начараюы иммун катлау булмау сәбәпле, <...> карантинлы чараларны бетерү һәм йомшарту, кайбер кешеләрнең рекомендацияләргә кул селтәүле мөнәсәбәте, хәтта аларга игътибар итмәү һәм вакцинацияләүнең түбән темплары белән бәйле», — диде белгеч «Говорит Москва» радиостанциясе эфирында.

Шул ук вакытта эксперт билгеләп үткәнчә, авыр очраклар саны артуның сәбәбе — SARS-CoV-2 коронавирусының яңа штаммнарында түгел, чөнки вакциналар, элеккечә үк, прививка ясатучыларны тиешенчә яклый.

«Авыр очраклар саны кимемәде, ләкин госпитализацияләү саны, сәламәтлек саклау системасына йөкләнеш артты. Кызганыч, әлегә иммунлы <... > булган кешеләр проценты түбән әле», — диде Викулов.
Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев