Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Виталий Агапов Алабуга сайлаучылары алдында эшләпәсен салды

Алабугада ТР Президентын сайлыйлар, җирле хакимият органы депутатлары өчен тавыш бирәләр.

Бүген үз сайлау участогына килә алмаучылар янына сайлау комиссиясе әгъзалары өйгә киләчәк.

Барлык сайлау участокларында концерт программалары оештырылган, мисалга, 9 нчы мәктәптә.

8 нче мәктәп алдындагы мәйданда ТР халык артисты Виталий Агапов һәм аның җитәкчелегендәге "Моңлы Чаллы" җыр театры чыгыш ясады.

- Мин сезнең янга махсус үземне эшләпә белән һәм эшләпәсез күрсәтергә килдем, - Виталий Агапов үзенең чыгышын шулай үзенчәлекле итеп башлады. - Бәйрәм белән сезне, дуслар!

Биредә шулай ук Алабуга сәнгать һәм мәдәният көллиятенең "Камские зори" бию ансамбле һәм "Эх, Семеновна!" телевизион конкурсы катнашучысы Валентина Сидорова чыгыш ясады.

Моннан тыш, сайлау участокларында авыл хуҗалыгы ярминкәләре һәм балалар өчен уен мәйданчыклары оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев