Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«ВКонтакте» татар проектларына 500 мең сумлык грантлар бирәчәк

Өч проект җиңүче булачак.

«ВКонтакте» социаль челтәре татар телендәге өч проектка гомуми суммасы 500 мең сумлык грантлар бирәчәк. Бу хакта социаль челтәр матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу туган телләрдәге проектларны үстерүдә ярдәм итү максатыннан эшләнә. Беренче булып татар теле булачак. Оештыручылар фикеренчә, бу аудиторияне киңәйтергә һәм тагын да сыйфатлырак контент ясарга ярдәм итәчәк.
Белем бирү өлеше 20 октябрьдән 10 ноябрьгә кадәр булачак. Катнашучылар әбүнәчеләрнең активлыгын арттырырга һәм өйгә бирелгән биремнәрне үтәп, яңа аудиторияне җәлеп итәргә өйрәнәчәкләр.
Өч проект җиңүче булачак. Алар 250, 150 һәм 100 мең сумлык промокупоннар рәвешендә грантка ия булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев