Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Владимир Путин фикеренчә, Татарстан – Россиянең иң алга киткән төбәкләренең берсе

Дәүләт башлыгы күпмилләтле Татарстанны истәлекле бәйрәм белән котлады.

Владимир Путин татарстанлыларны истәлекле юбилей — Татарстан Республикасының 100 еллыгы белән котлады. Котлау РФ Президентының рәсми сайтында чыкты. 
Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, ТАССР төзелү тарихта мөһим этап булып тора. Ул халыкларның телен, мәдәни һәм рухи мирасын саклауга этәргеч булган. 
Шулай ук дәүләт башлыгы ассызыклаганча, Татарстан — алдынгы регионнарның берсе. Татарстан Республикасында сәнәгать, авыл хуҗалыгы, икътисад һәм башка тармакларны үстерү өчен шартлар тудырылган. «Күпмилләтле Татарстан Россия дәүләтчелеген ныгытуга, илебез икътисадын, фәнне, мәдәниятне, мәгарифне үстерүгә керткән өлеше белән чын күңелдән горурлана. Һәм, әлбәттә, илебезгә һәм дөньяга танылган язучылар һәм шагыйрьләр, галимнәр һәм музыкантлар, абруйлы җәмәгать һәм дин эшлеклеләренең искиткеч плеядасын бүләк итүе белән дә горурлана», — диде Владимир Путин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев