Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Владимир Путин Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү үткәрү турындагы указга кул куйды

Указ нигезендә, Төп законга үзгәрешләр кертү мәсьәләләре буенча тавыш бирү 1 июльдә булачак.

Россия Президенты Владимир Путин Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүне үткәрү датасын билгеләү турындагы указга кул куйды. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төп законга үзгәрешләр кертү мәсьәләләре буенча тавыш бирү 1 июльдә, COVID-19 таралышына бәйле булган санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып узачак.
«Әлеге указ рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә», — дип билгеләп үтелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Кичә Владимир Путин Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчелеге һәм Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча эшче төркем әгъзалары белән эшлекле киңәшмә уздырды. 
Исегезгә төшерәбез, 22 апрельгә планлаштырылган тавыш бирү коронавирус пандемиясе аркасында күчерелгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев