Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны республика җитәкчесе вазифасына яңа срокка тәкъдим итүне хуплады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген дәүләт башлыгы Владимир Путин белән видеоконференция режимында очрашты.

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны республика җитәкчесе вазифасына яңа срокка тәкъдим итүне хуплады. Татарстанда сайлаулар 2020нче елның көзендә узачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Татарстан төп күрсәткечләр буенча, Рөстәм Миңнехановның үз вазифасында эшләве нәтиҗәсендә, Россиянең барлык субъектлары арасында, чыннан да, алда бара.

“Шуңа күрә мин, һичшиксез, сезне республика җитәкчесе вазифасына кандидат буларак тәкъдим итүне хуплыйм”, – диде Владимир Путин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев