Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны сайлауларда җиңүе белән котлады

Россия Президенты көзге сайлауда җиңгән Федерация субъектлары җитәкчеләренә теләкләрен җиткерде.

Россия Президенты Владимир Путин көзге сайлауларда җиңгәннән соң вазифага кергән РФ төбәкләренең 20 җитәкчесе белән видеоконференция режимында очрашу уздырды. Беренчеләрдән булып ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән сөйләште.
"Рөстәм Нургалиевич,Сез бик тәҗрибәле һәм нәтиҗәле кеше. Сезнең команда профессиональ. Алдагы еллардагы кебек үк, бар көчегезне куеп эшләрсез дип уйлыйм. Республика алдында торган бурычларны кызыксыну белән һәм нәтиҗәле хәл итүегезне беләм, — диде Владимир Путин
Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов дәүләт башлыгына коронавирус пандемиясе шартларында бизнеска һәм гражданнарга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.
РФ Президентының төбәкләр җитәкчеләре белән очрашуында көзге сайлауларның югары конкуренция дәрәҗәсе белән узуы әйтелде. Шул ук вакытта Үзәк сайлау комиссиясе, җәмәгать күзәтүчеләре узган елгы сайлаулар белән чагыштырганда хокук бозулар турында шикаятьләр һәм хәбәрләрнең кимүен теркәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев