Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Владимир Путин сүзләренчә, һәр тавыш бирүченең фикере мөһим

Дәүләт башлыгы россиялеләргә мөрәҗәгать итте.

Илнең Төп законына тәкъдим ителгән төзәтмәләр россиялеләрнең күпчелеге кабул иткән очракта үз көченә керә. Шуңа күрә һәркемнең тавыш бирүе бик мөһим. Бу хакта Владимир Путин хәбәр итте. 
Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, «без ил өчен тавыш бирәбез, аның хакына эшлибез һәм аны бөтен килеш балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшырырга телибез».
Дәүләт башлыгы фикеренчә, төзәтмәләр кабул ителгән очракта, илнең Төп законында гражданнар өчен төп кыйммәтләрнең булуын беркетәчәк. Бу — хезмәт кешеләренә һәм өлкән буын вәкилләренә хөрмәт, балалар турында кайгырту, аларны әхлакый һәм рухи тәрбияләү.
Төзәтмәләр Россиянең бәйсезлеген саклап калырга, тарихка, мәдәнияткә, телләргә карата хөрмәтне сакларга ярдәм итәчәк. 
«Үземнең анык, үзгәрешсез һәм катгый позициямне тагын бер кат белдерәм: Конституциянең яңартылган тексты, барлык тәкъдим ителгән төзәтмәләр бары тик сезнең хуплавыгыз һәм ярдәмегез белән генә үз көченә керәчәк», — дип йомгаклады сүзен РФ Президенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев