Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Волонтерлар алабугалыларга Конституциядәге үзгәрешләр турында сөйләячәкләр

Буклетлар, листовкалар һәм брошюралар куелган махсус нокталар республиканың сигез шәһәрендә булачак.

Проект кысаларында Татарстанда 30дан артык мәгълүмат ноктасы җәелдереләчәк. Алар күп функцияле үзәкләрдә, мәдәният йортларында, сәүдә үзәкләрендә урнаштырылачак. Төп чаралар Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә, Бөгелмәдә, Яшел Үзәндә, Алабугада һәм Чистайда узачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Волонтерларның сменалар графигы халык активлыгына бәйле рәвештә төзеләчәк.

“Россиядә волонтерлык хәрәкәте – абсолют күтәрелештә һәм бу аның нигезендә безнең халыкта булган рухи-әхлакый кыйммәтләр ятуы белән бәйле”, – диде Россия Яшьләр эшләре министрлыгы җитәкчесе Александр Бугаев.

Исегезгә төшерәбез, 22 апрельдә Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча бөтен халык тавыш бирүе узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев