Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Вәзир Уразаев татар һәм башкортлар дуслыгы турында сөйләде

Башкорт егете «Татмедиа Junior» проекты өчен интервью бирде.

Казанның татар телендә белем бирә торган Ш.Мәрҗани исемендәге 2 татар гимназиясендә информатика фәнен укытучы башкорт егете Вәзир Уразаев «Татмедиа Junior» проекты өчен интервью бирде.

Ул Казанга күчү тарихы, татарлар һәм башкортлар дуслыгы, Казанда башкорт телендә аралашу өчен мөмкинлекләр турында сөйләде, дип яза Ялкын журналы.

— Башкортлар һәм татарлар арасындагы каршылык турында ишетеп тә, белеп тә торам. Гомумән, кызык хәл ул. Чөнки чын дөресе болай да билгеле. Татарлар һәм башкортлар элек-электән дуслар. Тик кемнәрдер бу мөнәсәбәтләрдән проблема ясарга, матбугат чараларына чыгарырга тырыша. Шәхсән минем Казанда яшәп, бер тапкыр да андый хәлгә очраганым юк. Шуңа күрә андый хәбәрләргә елмаеп кына карыйм, — ди Вәзир Уразаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев