Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Җәй көне татарстанлыларга ял итү өчен 183 мең юллама бүлеп биреләчәк

Татарстан балалары Краснодар крае, Кырым, Марий эл лагерьларында ял итәчәк.

Татарстанлыларга ял итү өчен 2021 елның җәендә 183 мең юллама бүлеп биреләчәк — аларның бер өлешен бюджет түли.
2021 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясе чорында 183 меңнән артык татарстанлы ял итәчәк. Шул ук вакытта юлламаларның бер өлеше тулысынча бюджет хисабына түләнәчәк. Мондый мәгълүматны ТР Яшьләр эшләре министрлыгында бирделәр. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы хәбәр итә.
«Программа кысаларында 55 721 юллама республика бюджеты акчалары хисабына тулысынча тәэмин ителәчәк, барлыгы 564,4 миллион сум, шул исәптән авыр тормыш хәлендә калган 10 810 бала өчен 212,7 миллион сум», — дип хәбәр иттеләр министрлыкта.
Татарстан балалары Краснодар крае, Кырым, Марий эл лагерьларында ял итәчәк.
Кэшбек программасы — федераль программа һәм республика бюджетыннан ялны компенсацияләүгә акча каралмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев