Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Яңа ел бизәлеше өчен бүләк

Алабугада тәрәзә һәм балконнарның иң яхшы яңа ел бизәлешенә конкурс игълан ителде.

Бәйгедә катнашу өчен Яңа ел тематикасында бизәлгән, “Алабуга-2020” билгесе урнаштырылган тәрәзә яки балконның фоторәсемен бирергә кирәк. Һәр номинациядә бер катнашучыдан бер фотосурәт кабул ителә. Эшләрне конкурска тәкъдим итәр өчен:

- festival.emr@mail.ru адресы буенча электрон почтага җибәрергә;

- Яр буе урамы, 5 йорт адресы буенча флеш-картада алып килергә;

- “ВКонтакте” социаль челтәрендә “Алабуга мәдәнияте” (“Культура Елабуги”) төркеменә шәхси хәбәр белән җибәрергә мөмкин.

Фоторәсемнәрне тапшырган вакытта катнашучының исемен һәм фамилиясен, телефон номерын, фотода сурәтләнгән хайван һәм кешеләрнең исемнәрен күрсәтергә кирәк. Эшләр 25 декабрьгә кадәр кабул ителә, 26 декабрьдән 29 декабрьгә кадәр “Алабуга мәдәнияте” (“Культура Елабуги”) төркемендә урнаштырыла һәм тамашачылар тавыш бирү юлы белән бәяләнә.

Җиңүчеләр өч номинациядә билгеләнәчәк:

-“Иң якты тәрәзә” – бизәлештә ут-диод гирляндалары кулланыла;

- “Иң матур рәсем төшерелгән тәрәзә” – бизәлештә рәсем, буяулар, кар бөртекләре кулланыла;

- “Иң үзенчәлекле тәрәзә” – бизәлештә кызыклы идеяләр кулланыла.

Җиңүчеләрне 31 декабрьдә шәһәр чыршы бәйрәмендә бүләкләячәкләр.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев