Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Яңа ел килә гөрләп

Бәйрәм чаралары Алабугада 24 декабрьдә шәһәр чыршысын ачу тантанасы белән башланып китә.

Тамашаны Ленин мәйданында сәгать икедә "Яңа елгы Алабуга" карнавалы ача, анда оешма, прелприятие һәм учреждениеләр катнаша, дип сөйләде "эшлекле сишәмбе"дә райбашкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов.
Шушы мәйданда ук көн саен, 25-29 декабрьләрдә, көндезге сәгать 12дә алабугалылар һәм шәһәр кунаклары өчен "Кышкы уен-көлке" дигән күңел ачу программасы тәкъдим ителәчәк. Аны Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллите оештыра. 25 декабрьдә Пионер паркында сәгать 12дә "Кар бәйрәме" үткәрә.
26 декабрьдә "Могҗизалар кыры"нда яшәүчеләр өчен чыршы бәйрәме 18.00 сәгатьтә ачыла.
27 декабрьдә Мәдәният сараенда 12.00 һәм 14.00 сәгатьләрдә Алабуга районы башлыгының инвалид балалар һәм аз керемле гаилә балалары өчен, 17.00 сәгатьтә - сәләтле балалар өчен хәйрия чыршы бәйрәмнәре узачак.
30 декабрьдә 18.00 сәгатьтә 4-го микрорайонда Яңа ел чыршысы ачыла. Анда концерт номерлары, театральләшкән тамаша, балалар өчен уеннар һәм файер-шоу планлаштырыла.
31 декабрьдә 18.00 сәгатьтә Ленин мәйданында Үзәк чыршы янында 2017 елгы Яңа елны каршылау буенча гомумшәһәр чарасы башлана. Анда Мәдәният сараеның фольклор һәм иҗат коллективлары, "Кама буе Ка кызы" конкурсында җиңүчеләр чыгыш ясаячак, оешма һәм предприятиеләр арасында Яңа елга иң яхшы бизәлеш ияләрен бүләкләү, Кыш бабайлар марафоны булачак һәм Алабуганың иң яхшы Кыш Бабае билгеле булачак. Традиция буенча фейерверк Шишкин буаларында 21.00 сәгатьтә булыр дип көтелә. Аннан соң бию һәм күңел ачулар программасы төнге сәгать икегә кадәр дәвам итәчәк.
Мәйданга куелган зур экраннан төн уртасында Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның котлавын күрергә мөмкин булачак.
Авыл мәдәният йортлары һәм клубларының барысында да 31 декабрьдә шулай ук Яңа елгы мәдәни-мавыктыргыч программалар үтәчәк.
2017 елда бәйрәм чаралары 1-8 гыйнварларда була. Көн саен Ленин мәйданында 17.00-20.00 сәгатьләрдә алабугалылар өчен бәйрәм программалары эшли.
13 гыйнварда 17.00-20.00. сәгатьләрдә искечә Яңа елны каршылап, шәһәр чыршысын ябу тантанасы була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев