Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Яңа елга – яңа китап

Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турында әдәбият бүлеге ел буе Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан китаплар белән тулыландырылып килде.

Барлыгы 764 данә китап алынды һәмаларның гомуми саны 20 меңнән артып китте.
Әле яңа ел алдыннан гына китапханәгә 100дән артык татар китабы кайтты. Бәйрәм көннәрендә яңа китап белән эшләү үзе бер сөенеч. "Яңа елга яңа китап белән!" дип аталган күргәзмә оештырдык. 2016 елда татар дөньясы бөек Тукаебызның тууына 130 елны билгеләп үтте. Шул уңайдан "Шәхесләребез" сериясендә "Тукай - ядкярләрдә" дип аталган ике томлык җыентык басылып чыкты. АндаТукайның туганнары, замандашлары, дуслары һәм танышларының кулъязмада сакланып калган, үз вакытында төрле матбугатта дөнья күргән истәлекләре тупланган. Күбесе укучы игътибарына беренче мәртәбә тәкъдим ителә.Шул ук сериядә шулай ук татар халкының күренекле шәхесе Туфан Миңнуллинның әдәби һәм җәмәгать эшчәнлеген яктырткан китап чыкты.
Бөек Җиңүгә багышлап китаплар бастыру дәвам итә. Үзебезнең якташ язучыбыз Фирдәвес Хуҗинның "Без белмәгән сугыш" һәм "Күкләр шаһит" китапларын бездән алып укырга була. Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегенә караган сигез фронтовик язучының иҗаты тупланган "Соңгы һөҗүм" китабы, Рәис Зариповның "Шанлы еллар авазы" да укырга яратучылар игътибарын җәлеп итәр.
Гөлназ Шәйхинең "Сыналганнар сынатмый", Гоман Гомәрнең "Даһилар мөнбәре", Фәүзия Бәйрәмованың "Ана", Вахит Имамовның "Сөләйман солтан", Фоат Садриевның "Дәверләр аһәңе", Рәфкать Кәраминең "Кая чабасың, гомер юртагы?", Мидхәт Садыйковның "Түзәргә туры килә", Фәтхулла Абдуллинның "Чүл бүресе" һ.б бик күп китаплар кайтты.
Халкыбызның бөек җырчысы Илһам Шакировка 80 яшь тулуга багышлап "Илһам Шакиров.80 яшь" дигән китап дөнья күрде. Татарстанның атказанган опера җырчысы Шәфика Котдусова белән татар һәм башкорт халкының яраткан җырчысы Фәридә Кудашеваның тормыш һәм иҗат юллары тасвирланган китаплар да бар.
Шигърият сөюче дусларыбыз Мөхәммәт Мирзаның , Гөлгенә Кәримова , Әнәс Хәсәнов, Разил Вәлиевләрнең шигъри җыентыклары белән таныша ала.
Драматургларыбыз Рәдиф Сәгъдинең "Сынган беләзек", Данил Салиховның "Комедияләр", Альберт Гаделнең "Кырлай кызы Айсылу" әсәрләре дә үз укучысын табар.
Мәхәббәт, авыл язмышы, хәзерге тормыш вакыйгалары турында укырга яратучыларга да тирән эчтәлекле китаплар тәкъдим итәбез.
Китапханәгә рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев