Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Казанские ведомости» газетасының чәршәмбе санын метрода бушлай тараталар

Басма метрода Мәскәү һәм Питер үрнәгендә таратыла.

Бүген «Татмедиа» холдингы «Казанские ведомости» газетасының яңартылган номерын тәкъдим итте. Басма иртәнге сәгать 7дән 9га кадәр метро станцияләрендә таратылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, басманың форматы транспортта укырга мөмкин булган уңайлы форматта чыкты. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков билгеләп үткәнчә, аудиториянең матбугат басмалары белән кызыксынуын арттыру бурычы тора. Шуңа күрә «Казанские ведомости» газетасының номеры һәр чәршәмбе көнне яңа форматта чыгачак һәм аларны метро станцияләрендә бушлай таратачаклар. 
Газета А4 форматында чыгарылачак. Ул Казан тормышы турындагы сигез биттән торачак.

Садыйков ассызыклаганча, Мәскәү һәм Санкт-Петербургның метрога бушлай газеталар тарату тәҗрибәсе өйрәнелде, шуннан соң алар үрнәгенә иярү турында карар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев