Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Яңа кибет булачак

Шәһәрдә район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина катнашында халык тыңлаулары үтте. Көн тәртибендә җир кишәрлегенең шартлы рөхсәт ителгән файдалану төренә ризалык бирү мәсьәләсе каралды.

Райбашкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзелеше һәм архитектура мәсьәләләре буенча урынбасары Ольга Никитина хәбәр итүенчә, кишәрлек М.Горький һәм Тугаров урамнары чатында 142 квадрат метр мәйданлы кибет төзү өчен бирелгән. Ул М.Горький урамы, 107 б адресы буенча урнашкан. Шулай ук бу зонадагы исемлектә кишәрлекнең шартлы рөхсәт ителгән файдалану төре буларак даруханә теркәлгән.

Катнашучылар бертавыштан кибет төзелешен хуплады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев