Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Яңа мәйданда

Яр буе урамында беренче тапкыр Ишегалды бәйрәме булды. Аны яңа ачылган мәйданчыкта үткәрделәр.

Тойма елгасының матур яры һәркемне үзенә тартып тора. Яңа таганнар, таучыклар, комлык, күнегүләр ясау өчен җайланмалар − балалар өчен менә дигән бүләк. Шәһәрнең бу өлешендә мондый мәйданчыкның ясалганы юк иде әле. Мәйданчык "Иң яхшы җирле территориаль үзидарә" республика конкурсында яуланган грант хисабына төзелде. 7нче ТОС рәисе Анна Матвеева биредә активистлар һәм хәйриячеләр ярдәме белән зур эшләр башкарылганын әйтә, шуңа күрә бүләк алганнар да инде. Аның күләме 600 мең сум тәшкил иткән. Күп өлеше мәйданга тотылган, оргтехника да сатып алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев