Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Якындагы көннәрдә республикада көнбагыш һәм кукуруз җыю тәмамланачак

Шимбә Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министр урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов якындагы көннәрдә көнбагыш һәм кукурузны бөртеккә җыеп алу тәмамланачагы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар катнашында видеоконференц-элемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.
Марат Әхмәтов хәбәр итүенчә, һава торышы көйсезлекләре урып-җыю темпларын беркадәр тоткарлады, бөртеккә дигән кукуруз һәм көнбагышның артык зур булмаган мәйданда - тиешенчә 6 мең һәм 15 мең гектарда басуда сабакта утыруы мәгълүм. Якын көннәрдә бу эш тәмамланырга тиеш.
Ул туфракта продуктив дым запаслары туплану барышы турында тагын да җентекләбрәк сөйләде. Әлеге дым тупланмасы киләсе ел уңышы өчен хезмәт итәр дип көтелә. Республикада туфракны төп эшкәртү процессы дәвам итә. Бүгенге көндә 1,7 миллион гектар мәйдан эшкәртелгән инде. Марат Әхмәтов туфрак эшкәртүдә генә түгел, ә сөрү катламын тирәнәйтүдә дә традицион төстә яхшы эшләүче районнарны атады: болар - Әтнә, Саба, Теләче, Зәй, Балтач районнары.
ТР авыл хуҗалыгы министры шулай ук 2016 ел уңышына салыначак чәчүлек орлыкның агымдагы торышы турында да бәян итте. Республика буенча бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар орлыгына булган барлык ихтыяҗ 355 мең тонна тәшкил итә, ә ул 365 мең тонна саклауга салынган яки зарур булган чәчүлек орлык 103% итеп әзерләнгән дигән сүз.
Ә инде бәрәңгегә килсәк, республика буенча аның тулаем җыемы 1,5 миллион тонна булды, аның 220 мең тоннасын быел беренче тапкыр җәмәгать секторында игүгә ирештеләр. Алдан фаразлаулар буенча киләсе елга бәрәңге игеләчәк мәйданнар 10 мең гектар тирәсе булачак. Җитәрлек күләмдә чәчүлек орлык салынган.
Кукуруз, рапс, көнбагыш орлыгы булдыру буенча эш алып барыла. Алар республикага читтән китертелә, хәзер орлык куючылар белән сөйләшүләр алып барылган чак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев