Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ял итәчәкбез

Кичә Дәүләт Думасы депутатлары кышкы Яңа ел каникулларын кыскартуга бәйле закон проектын карады. Бу Яңа ел бәйрәмнәрендәге ял көннәрен май башына күчерергә мөмкинлек бирәчәк.

Гамәлдәге нормалар нигезендә, Яңа ел каникуллары 1 гыйнвардан 5 сенә кадәр дәвам итә, шулай ук 7 гыйнвар - Раштуа бәйрәме дә ял көне санала. РФ Хезмәт кодексы нигезендә, ял һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәре туры килгән очракта, ял көне бәйрәм көннән соңгы эш көненә күчерелә.

Закон проекты нигезендә россиялеләрнең 1 гыйнвардан 8 енә кадәр ял итәчәгенә төгәллек кертергә тәкъдим ителә, әмма автомат рәвештә күчеш булмаячак. РФ Хөкүмәте калган ял көннәрен кайсы да булса дәүләт бәйрәменә алдан ук өсти алачак. Бу я 1 май, яки 9 май булачак. Бу әлеге көннәрнең кайсысы ял көннәренә якын торуына һәм каникулларны кайчан оештыру мөмкин булачагына бәйле. Закон проекты кабул ителгән очракта РФ Хезмәт кодексына төзәтмәләр 2013 елдан үз көченә керәчәк, дип хәбәр итә Вести.ru.

Быелның язында россиялеләр РФ Хөкүмәте карары нигезендә 29 апрельдән 1 майга һәм 6 майдан 9 ына кадәр ял итәчәк. Әлеге карар шулай ук тикшерелә торган закон проектында да беркетелә. 2012 елның 7 мартында РФ Премьер-министры Владимир Путин киләсе елдан май бәйрәмнәрендә Яңа ел бәйрәмнәрен кыскарту хисабына ял көннәренең саны арттырылачагы хакында хәбәр иткән иде. "Быелгы май бәйрәмнәрендә искечә ял итәчәкбез", - диде ул һәм моны россиялеләрнең Яңа ел бәйрәмнәрендә 10 көн ял итүе белән аңлатты.

Татар-информ мәгълүматлары буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев