Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ялларда Татарстанда һава температурасы +1 градустан югары күтәрелмәячәк 

Республикада кар көтелми.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге республикада шимбәгә кадәрге һава торышы турында хәбәр итә.

Фаразлаулар буенча, 17 мартта Татарстанда явым-төшем ихтималы аз, дип хәбәр итә Татар-информ. Пәнҗешәмбе республика көньяк-көнбатыш циклонның фронталь бүлекчәләре йогынтысында булачак. Шул сәбәпле, төбәктә болытлы һава торышы көтелә, бераз кар яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы −10 градус, ә аязганда −15 градус булачак. Көндез һава температурасы +1 градуска кадәр күтәреләчәк.

Җомга һәм шимбә Татарстанда шулай ук бераз кар яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы −6...-11 градус, ә көндез 0...-5 градус булачак.

Чәршәмбе бераз кар, көчле җил һәм һава температурасы −15 градус дип фаразлый синоптиклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев