Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ялларда Татарстанда көчле җил һәм боз явуы ихтимал

Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин. 

Ял көннәрендә Татарстанда һава торышының начарлануы көтелә, көчле җил чыгуы һәм боз явуы ихтимал. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 11-13 июнь көннәрендә республика территориясендә кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар, боз явуы көтелә. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин. Төнлә температура 10-17 градуска кадәр, көндез һава 21-27 градуска кадәр җылыначак.

Дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә температураның күтәрелүе көтелә: төнлә — 13-18, көндез — 24-29 градуска кадәр җылы була. Көчле җил чыгуы һәм яңгыр явуы да мөмкин, дип яза Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев