Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Янгын чыгуның сәбәбе – ут төртү

Узган атнада өч зур янгын теркәлде. Уттан йорт, дача һәм каралты-кура зыян күрде.

Янгын Морт авылындагы йортта чыга. Янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән тикшерүчесе Марат Галиев әйтүенчә, янгын, йортның тышкы стенасының бер почмагына ут төртү сәбәпле барлыкка килгән.

Ут чыгу нәтиҗәсендә йортның бер стенасы һәм чардагы зарарланган. Китерелгән зыян күләме ачыклана. Тик йорт һәм андагы милек иминиятләштерелмәгән, дип хәбәр итә янгын сүндерүчеләр. Эш материаллары тикшерү бүлегенә тапшырылган.

Поспелово авылында ут чыгу нәтиҗәсендә берничә сарайга зыян килгән. Биредә дә хуҗалары милекләрен иминиятләштермәгән.

Бакча йортлары да янгын статистикасына үз өлешен кертә. Кама елгасының сул як ярында урнашкан "Кама" бакчачылык җәмгыятендәге бер йортта чыккан ут күрше участокларга күчә һәм 4 йортны яндыра. Ут чыгуның төп сәбәбе итеп янгын сүндерүчеләр бакча йортларының берсендә электр җиһазын монтажлау кагыйдәләрен бозуны атый.

4-10 июнь вакыт аралыгында янгын күзәтчелеге бүлегендә барлыгы 7 хәбәр алынган: өчесе - янгын чыгу турында, чүп һәм коры үлән яну турында өч хәбәр, электр щитында электр чыбыгының кыска ялганышы турында бер хәбәр алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев