Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Янгын хаталарны кичерми

ТР Алабуга муниципаль районы буенча янгыннарга каршы эш һәм күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән тикшерүчесе Марат Галеев быел килеп чыккан янгыннар белән бәйле хәлләр турында хәбәр итте.

2017 елда Алабуга шәһәр-район территориясендә янгынчылар тарафыннан урыннарга чыгуның 280 очрагы теркәлгән. Шуларның 56сы -янгыннар, 8е - транспорт чаралары белән бәйле; 92се - чүп яну, электр үткәргечендәге кыска ялганыш һәм плитәдәге азыкның көюе аркасында, 124 очракта ялган чакыру алынган.

Янгыннар вакытында 2 кеше һәлак булган, 6 кеше яраланган. Янгын китергән зыян күләме 5 830 мең сум тәшкил иткән. Мичтән файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу - янгыннарның төп сәбәбе булып тора, шуның аркасында 23 янгын күзәтелгән. Икенче сәбәп: ут белән саксыз кылану (11); электр җиһазларын дөрес кулланмау (10); ут төртеп, күрәләтә кеше милеген юк итү (7). Калган сәбәпләр буенча - 5 янгын булган.

Марат Шамил улы барлык гражданнарны уяу булырга чакыра, һәммәбезнең куркынычсызлыгы үзебездән торганны искә төшерә. Аеруча исерткеч эчемлекләр белән мавыгучыларга карата игътибарлы булу сорала, аларның гамьсезлеге төзәтеп булмаслык хаталарга китермәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев