Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Янгын – иң зур бәла

9 апрельдә ике алабугалы янгында һәлак була.

Пожар Казан урамындагы шәхси гаражда килеп чыга. Ут 15 минут эчендә сүндерелсә дә, янгын сүндерүчеләр каравылчыны һәм бер машина хуҗасын коткарырга җитешмиләр. Алабуга районы буенча надзор эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе Александр Власов әйтүенчә, янган бинада ике ир-ат гәүдәсе табыла. "Берсе - газ исеннән буылган, икенчесе - янган. Алдан фаразланганча, алар кичтән бергә спиртлы эчемлек кулланганнар, ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә янгын килеп чыга", - ди Александр Власов.

Быелның дүрт ае эчендә шәһәр һәм районда 16 янгын теркәлгән. Утта ике кеше һәлак булган, бер кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев